Бүген Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әзмәл хәзрәт Саматов вафат булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Әзмәл хәзрәтнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу кайгыны күтәрергә көч бирүен сорый.
Әзмәл хәзрәт озак еллар Алабуга районы имам-мөхтәсибе булып торды һәм үз вазыйфасында күп уңышларга иреште. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам дине үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшь буын үзенең дине белән тагы да якынрак танышу мөмкинлегенә ия булды.
Әзмәл хәзрәтнең урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе вафат булды
24 гыйнвар 2015 ел 22:45
Соңгы яңалыклар
Казанда “Ел җитәкчесе – 2023” конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды
26 декабрь 2023 ел 16:43
Мөфти Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары буенча утырышта катнашты
26 декабрь 2023 ел 15:18
2023нче елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 23 проект гамәлгә ашырылды
26 декабрь 2023 ел 09:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

