Бүген Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әзмәл хәзрәт Саматов вафат булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Әзмәл хәзрәтнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу кайгыны күтәрергә көч бирүен сорый.
Әзмәл хәзрәт озак еллар Алабуга районы имам-мөхтәсибе булып торды һәм үз вазыйфасында күп уңышларга иреште. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам дине үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшь буын үзенең дине белән тагы да якынрак танышу мөмкинлегенә ия булды.
Әзмәл хәзрәтнең урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе вафат булды
24 гыйнвар 2015 ел 22:45
Соңгы яңалыклар
Камил хәзрәт һәм Марат Әхмәтов Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәнең умартачылык комплексын карадылар
04 август 2023 ел 16:13
"Мөхәммәдия"гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә
04 август 2023 ел 12:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


