Бүген Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әзмәл хәзрәт Саматов вафат булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Әзмәл хәзрәтнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу кайгыны күтәрергә көч бирүен сорый.
Әзмәл хәзрәт озак еллар Алабуга районы имам-мөхтәсибе булып торды һәм үз вазыйфасында күп уңышларга иреште. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам дине үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшь буын үзенең дине белән тагы да якынрак танышу мөмкинлегенә ия булды.
Әзмәл хәзрәтнең урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе вафат булды
24 гыйнвар 2015 ел 22:45
Соңгы яңалыклар
Мөфти җитәкчелегендәге Нәзарәт делегациясе Луганск, Лисичанск һәм Дебальцевода булды: 3 госпитальдәге, шефлыктагы хәрби часть һәм «Алга» батальоны солдатлары Татарстан мөселманнарыннан гуманитарка алды
23 май 2024 ел 11:54
Болгар ислам академиясе 2024/2025 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча абитуриентлар җыя
22 май 2024 ел 11:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


