Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллины Чуашстан Республикасына кылган эшлекле сәфәр вакытанда “ЧР МДН оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләделәр. Аны тантаналы рәвештә Мәүлид кичәсендә Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов тапшырды.
Бу күкрәк билгесе ике мөфтиянең уңышлы хезмәттәшлеге һәм җәмгыяттә рухи кыйммәтләрне ныгыту юнәлешендә актив эшчәнлек өчен бирелде.
Искәртәбез, 25 гыйнварда Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми визит белән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Биредә ул данлыклы Тукай авылында мәдрәсә бинасын ачу тантанасында һәм Мәүлид бәйрәмен йомгаклау кичәсендә катнашты.





