24 гыйнварда 73 яшендә Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әзмәл хәзрәт Саматов вафат булды. Әзмәл хәзрәт озак еллар Алабуга районы имам-мөхтәсибе булып торды һәм үз вазыйфасында күп уңышларга иреште. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам дине үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшь буын үзенең дине белән тагы да якынрак танышу мөмкинлегенә ия булды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм җеназа намазы укыды. Әзмәл хәзрәтне соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, район администрациясе вәкилләре һәм район халкы җыелган иде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә хөрмәтле хәзрәтнең урынын оҗмаһта итсә иде!
Әзмәл хәзрәт Саматовны Чирмешән район Кара Чишмә авылында җирләделәр.








