Чаллы шәһәренең Туфан мәчетендә мәхәллә җыелышы булды. Мәхәллә әгъзалары каршында еллык нәтиҗә белән мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин чыгыш ясады. Ул мәчет мөселманнарының мөхтәсибәт уздырган барлык чараларда актив катнашуын, ислам нигезләре буенча оештырылган укуларга шактый күп кеше йөрүен билгеләде.
Имам-хатыйб социаль юнәлештә активрак эшләргә ниятләре барлыгын әйтте һәм мәхәллә әгъзаларына тирә якларындагы мохтаҗ кешеләрне ачыклауны сорап мөрәҗәгать итте. Мәчет даими мохтаҗлар өчен аш мәҗлесләре уздыра. Абыстайларны “Ислам нуры” газетасына яздыруны оештыра.
Равил хәзрәт җыелыш барышында Диния нәзарәте эшләгән барлык гыйбадәтләрне һәм йолаларны төбәгебезгә хас хәнәфи мәзһәбе буенча уздыруның бердәм стандартлары белән таныштырды, киләчәктә дә мәчеттә үзара бердәмлек хөкем сөрүгә ышаныч белдерде.
Җыелыш ахырында Равил хәзрәт мәчетнең иң актив аксакалы 77 яшьлек Сәйфетдин Шәйхелислам улы Латфуллинга истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук җыелышка килгән мәхәллә халкы сорауларына җавап бирде.



