27 гыйнварда Карьер бистәсендә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең чираттагы утырышы булды. Аны оешманың җитәкчесе Марат Кабаев алып барды.
Очрашу барышында ассоциация әгъзалары оешманың уставы һәм яңа әгъзалар кабул итү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Әлбәттә, бүгенге көндә дөнья икътисадында күзәтелгән төп тенденцияләр буенча да фикер алышу булды.




