Спас районы авылларында дини кичәләр оештырылды. Әлеге кичәләр мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә багышлап һәм ислам кыйммәтләре хакында сөйләү ниятеннән оештырылды. Әҗмәр авылы мәхәлләсе мөхтәсибәт белән берлектә уздырган дини мәҗлестә район мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров катнашты. Бирегә дини сабакларга йөрүчеләр дә җыелган иде.
Вәгазьләр укуга корылган кичәләр районның Янбакты, Чәчәкле авылларында да үткәрелде.



