Бу көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мароккага эшлекле сәфәр кыла. Марокканың Марракеш шәһәрендә “Үзгәрүчән дөньяда яшьләр” дип аталган халыкара конференция уздырыла. Анда барлыгы 90 илдән килгән югары уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре катнаша.
ТР МДН делегациясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли. Мөфти белән бергә конференциядә аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев, Татарстанның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина катнаша.
Конференция бүген Коръән уку белән башланып китте. Кунакларны Марокканың Вакф һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы галимнәр башлыгы Мөхәммәд Изуддин әл-Идрисс, Әл-Харам мәчете имам-хатыйбы, доктор Салих Бин Абдуллаһ бин Хүмәйд һәм башкалар сәламләде.
29-31 гыйнвар көннәрендә үтүче чарада катнашучылар 4 секциягә бүленеп фикерләшә: “Яшьләр һәм үзгәрүчән дөнья”, “Яшьләр һәм бүгенге икътисад”, “Яшьләр һәм җәмгыять культурасы”, “Яшьләр һәм якын киләчәк”.
Чара кысаларында Татарстан мөфтиенең танылган мөселман галимнәре белән очрашулары көтелә.









