Кукмарада 7 февральдә мөселман яшьләре арасында республикакүләм хоккей турниры үткәрелә. Турнир Аш-Буҗи авылы хоккей мәйданчыгында оештырыла. Чара мөселман яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту һәм мөселманнарның җәмгыятьтә күркәм урынын булдыруга этәреш ясау, мөселман җәмгыятендә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Ярышларда мөселман хоккей командалары катнаша, яшь
буенча чикләүләр юк.
Җиңүче команда күчмә Кубок белән бүләкләнәчәк.
Белешмәләр өчен телефоннар:
ТР МДН яшьләр эшләре бүлеге: +79270333142 (Айгөл Биктимирова)
Турнир өчен җаваплы: +79274102026 (Рәдиф хәзрәт Тимергалиев)



