29 январь көнне Әлмәттә район муниципалитеты, Әлмәт районы мөхтәсибәте, мәгариф идарәсе, Р.Фәхреддин исемендәге музей белән берлектә мөгаллимнәр өчен республикакүләм семинар булып узды.
Чарада Әлмәт муниципаль районы имам - мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов, Казан шәһәренең "Госмания" мәдрәсәсенә нигез салучы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә Зиатдинова, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Лениногорск һәм Әлмәт районнары мәктәпләренең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, әдәп-әхлак дәресе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, әти-әниләр катнашты.
Семинарның беренче өлеше "Гыйлем алу - эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң изгесе" дип исемләнгән ачык дәресләр карау белән истә калды.
Түгәрәк өстәлдә чакырылган кунаклар да, залдагы укытучылар да үзләрен борчыган сорауларны күтәреп чыктылар, фикер алыштылар.
Казан шәһәренең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин семинарда катнашучыларга “Ислам тәрбиясе.1-4 сыйныфлар өчен дәреслек” һәм “Ислам тәрбиясе дәресләрен укыту методлары” исемле китабларын презентацияләде. Әлеге китапларны бала тәрбияләүдә ата-аналар да, әдәп дәресләрендә укытучылар да куллана ала.




