“Әлмәт таңнары” газетасы Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлид аена багышлап “Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре – безгә маяклы юл” исемле викторина игълан иткән иде. 30 гыйнварда үзәк мәчеттә викторина җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Викторинада шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл халкы да катнашты. Өлкәннәр белән беррәттән укучы балалар да белемнәрен сынады. Бу уртак бәйге беренчесе генә түгел. Моңа кадәр дә бергәләп байтак кына чаралар оештырылган иде. Җәмил хәзрәт Хәлирахманов һәм “Әлмәт таңнары” газетасы баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллина киләчәктә дә әлеге дуслыкның дәвам итәчәген билгеләп үттеләр, конкурс-викториналарда актив катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Тантанага килүчеләр дә мондый бәйгеләрнең кирәклеген, аларның гыйлемне арттыруда зур әһәмияткә ия булуын әйттеләр.
“Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре – безгә маяклы юл” викторинасы 40 сораудан торды. I урынны Алия Хәсәншина яулады. Гүзәл Әбсәламова җаваплары икенче урын белән бәяләнде. Өченче урынны Яңа Нәдердән Ильвира Әхмәтова, Әлмәттән Сания Таштимирова, Энҗия Әхмәдиева, Гайсиннар гаиләсе бүлеште. Аларның һәммәсенә бүләкләр тапшырылды. Вәсилә Вәлиева, Берлия Кәримова (Әлмәт), Тәслимә Фәрхетдинова (Мәмәт), Р.Усманова (Габдрахман) кызыксындыру призларына ия булды.
Әлмәттә мәүлидкә багышланган викторина өлкәннәрне дә, балаларны җыйды
02 февраль 2015 ел 09:00
Соңгы яңалыклар
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте һәм ТР Митрополиясе килешү имзалады
18 декабрь 2025 ел 16:34
Мөфти “ТР Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX съездында катнашты
18 декабрь 2025 ел 14:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


