Бөгелмә мөхтәсибәте ТР МДН тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә багышлап уздырылган “Мин пәйгамбәребезне яратам!” акциясендә катнашты. Җомга көнне Бөгелмә мәчетенә җомга намазына килгән барча кешеләргә түштамгалар таратылды, Пәйгамбәр (с.г.в.) хакында сөйләнелде.
Бөгелмәдә узган акциядә 200ләп кешегә түштамгалар бүләк ителде.
Түштамагалар пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә карата ярату, аны зурлау хисен белдерәләр.







