1 февральдә “Алнас”спортзалында Әлмәт мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча район һәм шәһәр мәчетләре каршында оешкан командалар арасында ярышлар узды. Анда Әлмәт ислам мәдрәсәсеннән ике команда, Бигәш, Мәдинә, Урсала, Колшәрип, Тайсуган, Яңа Нәдер, 1 нче мәхәллә, Түбән Мактама мәчетләре каршындагы командалар көч сынашты.
Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятьләре укып, ярышта катнашучыларга изге теләкләрен юллады. “Әлеге ярышлар дуслык элемтәләрен ныгытуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, үзеңне физик яктан күрсәтүдә һәм сыгылмалылык, көч, чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур бер этәргеч булып тора”, - диде ул.
Ярышлар бик киеренке төстә узды. Бер генә команда да сынатырга теләмәде. Шулай да бәйгедә беренчелекне Мәдинә мәчете командасы яулап, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте кубогына ия булды. 1 нче мәхәллә белән Колшәрип авылы командалары икенче һәм өченче урынны бүлеште. Иң яхшы капкачы, иң яхшы һөҗүмче һәм сакчылар билгеләп үтелде. Аларга да махсус призлар тапшырылды.Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте ярышларны уздыруда ярдәм күрсәткәне өчен районның Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә ихлас рәхмәтләрен белдерә.






