Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте аеруча яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, сәламәт тормыш алып баруның мөһимлегенә, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклегенә төшендерүгә,спорт һәм физик тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Әлеге максатларда төрле спорт ярышлары, турнирлар уздыру моның ачык мисалы булып тора. Ярышлар һәрвакытта да Коръән аятьләре укып башлана һәм вакытында намаз укыла.
31 гыйнварда “Юбилейный” спорт комплексында Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте Әлмәт муниципаль районы белән берлектә мәктәп укучылары арасында милли көрәш ярышы уздырды.
Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ярышта катнашучыларны сәламләп, Әлмәттә милли көрәшне үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. “Милли көрәш - милли төсебез, рухыбыз билгесе булып тора. Балалар, яшьләр арасында да әлеге спорт төренә тартылучылар булу - үзе бер куаныч. Бүгенге ярыш - шуның бер билгесе. Максатыбыз әлеге спорт төрен тагын да популярлаштыру, балаларда спортка мәхәббәт, көчле рух һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү. Эчкечелек, наркомания кебек тискәре күренешләргә каршы торуда да көрәшергә кирәк”, - диде ул.
Ярышларда уңышка ирешү җиңелләрдән түгел икәнлеген яхшы аңлыйлар яшь спортчылар. Физик чыныгулар, күнегүләр генә түгел, ә ихтыяр көче, сабырлык һәм тәвәкәллек тә мөһим урын алып тора дип саныйлар алар.
Ярышларга килгәндә, өч категориядә барлыгы 120 дән артык укучы бил алышты. Призлы урыннар яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте ярышларны уздыруда ярдәм күрсәткәне өчен Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә ихлас рәхмәтләрен белдерә.








