Февраль аеның 1 нче якшәмбесеннән "Ак мәчет" мәдрәсәсендә инде алтынчы ел рәттән якшәмбе укуларына яңа төркемнәр җыйды. Ислам белемен алу нияте белән быел утыздан артык шәһәрдәшебез тәүге тапкыр укырга килде. Шәкертләргә "Ак мәчет" имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, гыйлем тупларга чакырды, уңышлар теләде.
Дәресләрне төркемнәргә бүленеп үзләштерәләр: ир-атлар; ир балалар; хатын-кызлар; кыз балалар. Рус теллеләр өчен аерым төркем оештырылды.






