4 февральдә сәгать 11дә Чистай шәһәренең София Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы рәвештә район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә кыйммәтле китаплар тапшырылачак.
2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде, ә бу исә бай рухи мирасыбызны үстерергә һәм популярлаштырырга,милли-мәдәни хезмәттәшлекне ныгытырга һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә яңа мөмкинлекләр бирә. Әлеге юнәлештә китапханәләрнең дә өлеше бик зур.
Чистай районының китапханә фондын рухи китаплар белән тулыландыру миссиясен үз өстенә Татарстан Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге алды. Бүгенге көндә районда 7 православие һәм 24 мөселман мәхәлләсе эшли.




