2 февраль көнне ТР МДНнең дәгъват бүлеге Казан шәһәренең унсигезенче төзәтү колониясендә ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча конкурс үткәрде.
Бәйгене дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде, ә шул ук бүлек белгече Айрат хәзрәт Зарипов Аллаһ Раббыбыздан тынычлык һәм бәрәкәт сорап дога кылды.
Шуннан соң бәйгедә катнашучыларга дини белем алуны әһәмияте турында кызыклы вәгазь сөйләделәр. Барлыгы 8 тоткын катнашты. Алар 2 ай дәвамында конкурска әзерлек алып барды, шуңа күрә ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре эзлекле рәвештә аларга дәрес-лекцияләр оештырды.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча барлык тоткыннарга да призлар таратылды. Җиңүчегә электрон Коръән бүләк иттеләр.




