Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Питрәч районына эшлекле сәфәр кыла. Мөфти эшлекле сәфәре кысаларында Иске Шигали авылында район башлыгы Эдуард Дияров һәм Питрәч имам-мөхтәсиб е Мансур хәзрәт Кучкаров, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергә Наилә мәчетендә булды. Әлеге 100 кешегә исәпләнгән мәчет узган ел азагында ачылды. Мөфтигә, шулай, ук мәчет янына төзелгән имам йортын да күрсәттеләр.
Мәчеттә булганнан соң дин әһелләре район җитәкчесе белән җирлектәге дини вәзгыять хакында фикерләштеләр. Мөхтәсибәтнең 2015 елга планлаштырган эшләре белән таныштылар. Хәзерге вакытта Питрәч районында 15 мәчет эшләп килә. Ике иман йорты салына, тагын бер мәчеттә косметик ремонт эшләре алып барыла.
Сөйләшү ахырында Татарстан мөфтие район җитәкчесе Эдуард әфәндегә Болгардагы Ак мәчет төшерелгән күн картина бүләк итте. Аннары мөфти хәзрәтләре мәхәллә халкы белән очрашты. Мәхәллә кешеләрен тыңлады, үзенең нәсихәтләрен җиткерде, сорауларга җавап бирде.




