Бүген, 5 февральдә, Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге делегация Кол Шәриф мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунаклар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Делегацияне мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында укый башлау хакында сөйләде. Шулай ук ТР МДНнең башка проектлары хакында да мәгълүмат җиткерде.
Кунаклар Ислам мәдәнияте музеен да карадылар. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренә бәйле тарихи сәхифәләре белән таныштылар.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән укыды, аннары ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.
Очрашу ахырында мөфти хәзрәтләре ТР МДН исеменнән Премьер-министр Кәрим Масимовка истәлек бүләге тапшырды.




