9-12 февраль көннәрендә ТР МДН һәм КФУ Татарстан казыйлары белемен күтәрү курсын уздыра.
Курс кысаларында түбәндәге темалар каралачак: гаилә мөнәсәбәтләре (ярәшү, никах, вакытлыча никах, тыелган никах, парларның хокуклары, мөнәсәбәтләре, талак, балалар тәрбияләү, күпхатынлык). шулай ук мираска хокуклар, конфликт, коммуникация нәтиҗәлелеге һәм башка темалар буенча сөйләшүләр көтелә.
Дәресләрне фәнни белгечләр алып бара. Укулар тәмамлангач сертификат бирелә.
Курсларны оештыруга ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин җаваплы, эл.адрес - karibn@mail.ru.




