7 февральдә Баулы мөхтәсибәте имамнарының җыелышы Шалты авылында үткәрелде. Җыелышта көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, мөхтәсибәтнең барлык имамнары катнашты. Шулай район хакимияте вәкилләре, мәхәллә кешеләре килгән иде. Мондый сөйләшүләр дин әһелләре, хакимият вәкилләре, мәхәллә халкы арасында элемтәләр булдыру максатыннан үткәрелә.
Җыелышта Марат хәзрәт вәгазь сөйләде. Мәхәллә халкы казыйга, шулай ук мөхтәсибәткә, имамнарга үзләрен борчыган дингә кагылышлы сорауларын бирделәр.







