7 февраль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев белән очрашу үткәрде. Очрашуда Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.
Алар райондагы дини вәзгыять һәм җирле мәхәлләләрнең эшчәнлеге буенча фикер алышты. Камил хәзрәт район җитәкчелегенең дини мәсьәләләргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Киләчәктә ике як өчен перспективалы булган өлкәләрдә хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышаныч белдерде.
Аннан соң алар ТР МДН командалары арасында үкәрелгән хоккей турнирының тантаналы ачылыш чарасында катнаштылар.
Монардан тыш, мөфти Кукмара мәдрәсәсендә дә булды. Уку-укыту эшчәнлеге белән якыннан танышты, мәдрәсә директоры Ришат Курамшин һәм биредә белем алаган шәкертләре белән аралашты, нәсихәтен җиткерде.









