6 февральдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә мөгаллимнәр мәхәлләдә яшәүче дин кардәшләребез белән очраштылар. Очрашу “сорау-җавап” рәвешенә корылган иде, ягъни чарага килгән һәркем үзен кызыксындырган сорауны мөгаллимнәргә бирә алды. Әйтик, мондый төрдәге сораулар яңгырады: “Ипотека алырга ярыймы?”, “Йорт сатканда һәм башка очракларда зәкят түләнәме?”, “Хатынның һәм ирнең бурычлары нинди?” һәм башкалар.
Мондый очрашулар “Ак мәчет”тә даими үткәрелеп килә. Шуңа күрә мәхәллә кешеләре алдан ук сорауларын әзерләп куя һәм чираттагы сөйләшүдә аңар җавап таба ала.





