Бүген, 10 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән очрашты. Рәсми очрашу Татарстан мөфтиятендә узды.
Мөфти хәзрәтләре рәсми кунакка нәзарәтнең киң кырлы эшчәнлеге хакында сөйләде.
Нигездә сүз, җирле хакимиятләрнең традицион рухи кыйммәтләрне торгызу максатыннан мөселман мәхәлләләренә ярдәме хакында барды. Рамил Муллин мөфтигә Мөслим районында мөселманнар белән бергә алып барылган эшләр хакында җентекләп сөйләде.
Камил хәзрәт, районда алга таба да мәчетләрдә дәгъват, мәгърифәтчелек эше һәм җирле халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату дәвам иттерелүенә өметен белдерде.




