Казанның Ярдәм мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Курслар 30 көн дәвам итәчәк. Укуда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 80 инвалид катнаша.
Программа кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр Брайль системасы буенча Коръән уку күнекмәләрен алачак, сира, гакыйдә, фикхны һәм компьютерны үзләштерәчәк. Татарстандагы күренкеле ислам мәгърифәтчеләре, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре белән очаршулар, төрле викториналар да көтелә.
Курсларны оештыручылар килүчеләргә яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике як юл өчен дә түләячәк. Курслар төгәлләнгәннән соң һәрбер катнашучы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән күрмәүчеләр өчен мөселман китапханәсеннән аудио-китап алачак. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Луи Брайль системасы буенча басылган Коръән китабы бүләк ителәчәк.




