11 февральдә Татарстан мөфтиятендә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкилләре Малайзиядән килгән делегация белән очрашты. Әлеге делегация составына MATRADE дәүләт корпорациясе, Малайзиянең Үзәк банкының ислам финансларын үстерү бүлеге һәм чит ил университеты җитәкчеләре кергән.
Чит ил кунаклары Россиядә, Татарстанда ислам банкингы һәм финанслары юнәлешләрен үстерү юлларын эзләү.
Осрашу барышында Рөстәм хәзрәт һәм мөселман эшкуарлары җитәкчесе кунакларга республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм җирлектә алып барылган дини эшчәнлек белән таныштырдылар.




