“Зәкят” хәйрия фонды имамнарның квалификация күтәрү үзәгендә зәкят турында лекция оештырды. Аны ТР МДНнең дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев сөйләде.
Биредә исламда зәкятнең әһәмияте турында сүз барды.Киләчәктә имамнарны “Зәкят” хәйрия фонды сайта аша укыту мәсьәләсе, фондның 2015 елга планнары турында фикер алышу булды.
Лекциядә Мамадыш, Саба һәм Актаныш районнары имамнары катнашты.




