Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Иртән мөфти хәзрәтләре район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.
Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, нәзарәт раслаган дини гыйбадәтләр тәртибен үтәү һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш тцрле дин вәкилләре белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр кору мөһимлеге турында сөйләшенде.
Әлмәт башлагы мөхтәсибәт эшчәнлеге хакында уңай фикерләр әйтте һәм: "Без милләтара, динара мөнәсбәтләргә бәйле сорауларга зур әһәмият бирәбез, кулга-кул тотынышып эшлибез", - диде.
Сөйләшү барышында дин әһелләре алдагы уку елыннан башлап, мәдрәсәләрдә бердәм уку-укыту стандартлары кертелүгә дә тукталдылар. Әлмәттәге Р. Фәхретдинов исемендәге мәдрәсәгә әлеге яңалык турыдан-туры кагыла.
Сөйләшү ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улына район мөхтәсибәтенә, мөселманнарга ярдәме һәм рухи-әхлакый мәсьәләләргә битараф булмавы өчен рәхмәтен белдерде.






