Бүген мөфти хәзрәтләре Әлмәт районына сәфәре кысаларында район башлыгы белән җирлектә яшәүче мөселманнар хакында сөйләште, аннары исә имамнар һәм шәкертләр янына юл тотты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә уздырган дин әһелләре җыелышында Сарман, Азнакай, Мөслим, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Зәй имам-мөхтәсибләре дә катнашты.
Җыелыш Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Камил хәзрәт районнарда дини эшләргә җаваплы төп кешеләр - имам-мөхтәсибләрне, авыл мәчетләрендә эшләүче имамнарны татар халкының рухи мирасын торгызу һәм бу хакта халыкка җиткерү буенча эшләрне җитди оештырырга чакырды. Бигрәк тә дәгъват эшенә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Агымдагы елның Татарстан мөфтияте тарафыннан "Татар дин галимнәре елы" буларак уздырылуын искә төшерде.
Мөфти кузгаткан икенче мәсьәлә -дини гыйбадәтләрне, йолаларны имамнар тарафыннан бердәм дини стандартларга таянып башкару. Бу тәртипләр ТР МДНнең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.
Имамнар үз чиратларында, мөфтигә районнардагы дини вәзгыять хакында җиткерделәр, үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр.
Очрашу ахырында Әлмәт мөхтәсибәте, район имамнарына хөрмәт һәм мәртәбә күрсәтеп, чапаннар бүләк итте.






