14 февраль көнне "Хәләл" стандарт Комитеты җитәкчесе Марат Низамов һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Марат Кабаев Казанда "Maidenly"
хәләл-магазинын ачу тантанасында катнашты.
Мaidenly (Мейденли) компаниясе интернет аша мөселман хатын-кызлары өчен кием-салым, төрле аксессуарлар сата. Ә хәзер Казан мөслимәләре әлеге брендның
продукциясен барып та карый ала. Ул Париж коммунасы, 25/39 йорт адресу буенча урнашкан.
Марат Кабаев үзенең чыгышында мөселман инфраструктурасын тагы да үстерергә кирәклеге турында әйтте.
"Мөселманнар бөтен җирдә дә үзләрен уңайлы хис итергә тиеш.Бу эшчәнлек мәчет һәм мәдрәсәләр төзү белән генә чикләнмәсен. Балалар бакчасы, мәктәп, кибет һ.б.
шулай ук бу исемлеккә керә.Казанның Россиянең башка шәһәрләре өчен ислам инфраструктурасы үсеше буенча үрнәк булуына мин бик шат,"- дип билгеләде Марат Кабаев.
"Хәләл" стандарт Комитеты һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе Казанда яңа хәләл кибет ачты
15 февраль 2015 ел 21:04
Соңгы яңалыклар
Татарстан Рәисе һәм Мөфти Усад авылында яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды
01 октябрь 2025 ел 12:44
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
01 октябрь 2025 ел 10:37
Теләче мөхтәсибәте мөселманнары Казандагы мохтаҗларга 10 тонна гошер тапшырды
01 октябрь 2025 ел 09:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

