Үткән ял көннәрендә Чирмешән үзәгендә һәм Якты Тау, Бөркет–Ключи авылларында динебез хакында вәгазьләр укылды. Әлеге дини чараларда 200ләп кеше катнашты. Якты Тауның мәдәният йортында узган вәгазь кичәсенә ярты авыл халкы җыелды.
“Мәңгелеккә якынаю”, “Әл-Исра сүрәсенең 22-38 аятьләре тәфсирләре” хакында Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Хәбир хәзрәт Ханов сөйләде.
Шушындый күчмә вәгазь кичәләрен алга таба районның унлап авылында үткәрү ниятләнелгән.






