Төркиягә эшлекле сәфәр кысаларында ТР МДН делегациясе Анкара шәһәрендә Россиянең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин һәм Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев катнашты.
Камил хәзрәт илчегә Татарстан мөфтияте һәм Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе арасында урнашкан мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә алышу турында сөйләде.
Андрей Карлов үз чиратында мөфтигә әлеге очрашу өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм ике оешма арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә булышлык күрсәтәчәген әйтте.
Очрашу ахырында мөфти үз чиратында ТР МДН исеменнән Андрей Карловка истәлекле бүләк тапшырды.







