Татарстан, Кыргызстан һәм Казахстан бергәләшәп хәләл индустрияне үстерү өстендә эшләячәк. Бу өлкәдә мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек турында меморандум әзерләнә.
Бу көннәрдә Казахастан мөфтияте үз вәкилләрен күрше Кыргызстанга “Хәләл” маркасы астында чыгучы продукцияне контрольда тоту турында килешүне әзерләргә җибәрде. Эшлекле визит барышында алар Кыргызыстан мөфтие Максатбәк хаҗи Туктамышев белән дә очрашты.
Искәртәбез, 2014 елның декабрь аенда Татарстанга шулай ук Казахстан делегациясе килгән иде. Ул вакытта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Бәйбит Мырзагильдиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты һәм “Хәләл” стандарт Комитеты белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру әһәмияте турында әйтте.




