Хәзер “Кстати говоря” тапшыруын ике телдә: русча һәм татарча ишетергә була. Биредә һәр атнаның дүшәмбе көннәрендә туры эфирда ислам дөньясында көн кадагына сугучы мәсәләләрне уртага салып сөйләшәләр, бергәләп аларны чишү юлларын эзлиләр. Студия кунаклары танылган дин белгечләре, республикабызда ислам динен үстерүгә хезмәт куючы дин әһелләре.
Кунаклар белән әңгәмәне 10 сәгать 30 минутта Алмаз Әхмәтҗанов рус телендә алып бара. 11 сәгаттә исә Эльвира Мутавалова «Кунакханә» тапшыруында студия кунаклары белән аралашуны татар телендә дәвам итә.16 нчы февральдә яңгыраган беренче тапшыруның кунагы Татарстан җөмһүрияте Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү үзәге мөдире Фәрид хәзрәт Сәлман иде.




