Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәнияте музее, “Инсан медиа” нәшрият йорты белән берлектә “Беренче тәрбия дәресләре” дип аталган орашулар циклын башлап җибәргән иде. Беренче очрашуның мөхтәрәм кунагы баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде, үзенең гыйлеме, тәҗрибәсе, Коръән, сөннәткә таянып, дәлилле фикерләре белән уртаклашты.
Әлеге циклдан икенче очрашу 23 нче февраль көненә билгеләнгән. “Чын ирләр чын аналардан туа” дип исемләнгән бу очрашуга да Җәлил хәзрәт килергә ризалык бирде. Түгәрәк өстәлдә шулай ук Россия ислам университеты, “Госмания” мәктәбе мөгаллимнәре катнашуы көтелә. Яшь гаиләләргә, бала тәрбияләүгә кагылышлы фикерләр, сораулар тикшереләчәк.
Очрашу Диния нәзарәте бинасында (Лобачевский урамы, 6 нчы йорт, 3 кат) үткәрелә, көндезге сәгать 12 дә башлана. Килегез, көтәбез.
Элемтә өчен телефон: +79270333142




