Норлат районының Якты Күл авылы мәхәлләсендә ислам нигезләре буенча викторина үтте. Яшь буынның дини белемен тикшерү максатыннан оештырылган әлеге чара биредә бишенче тапкыр үтә. Бу юлы анда 14 яшькә кадәр 100гә якын бала катнашты.
Викторина Коръән сүзләре белән башланып, Норлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Аюповның вәгазе белән дәвам итте.
Чараның төп өлешендә балаларга төрле юнәлешләр буенча 300дән артык сорау бирелде. Балалар җавапны язмача да, телдән дә әзерләргә тиеш иде. Бер катнашучы да татлы бүләксез китмәде, ә призлы урынга ия булучыларга “Зәкят” хәйрия фонды әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Беренче урынга Түбән Норлат авылы вәкиле Диләрә Шәйдуллина ия булды. Район мөхтәсибе урынбасары Абдулла хәзрәт әйтүенчә, 5 ел дәвамында динне өйрәнгән Диләрәнең җаваплары иң тулы һәм төгәл иде. Икенче урынга Норлат егете Шәүкәт Сәләхов ия дип табылды.




