Төркия Дин эшләре идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Әрбаш мөфтият вәкилләренә уку-укыту программалары турында сөйләде. Аерым алганда департамент җитәкчесе имамнар өчен җәйге Коръән өйрәнү курслары программасы, Изге китапны бала чактан ук яттан белүчеләр - Коръән-хафизлар әзерләүгә кагылышлы тәртипләр белән таныштырды.
Моннан тыш Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Төркиягә сәфәре кысаларында Дин эшләре идарәсенең Голәмәләр шурасы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие нәзарәтнең Голәмәләр шурасы эшчәнлеге һәм үзара хезмәттәшлек итү мөһимлеге хакында җиткерде.







