«Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәт активистлары Теләче районы Иске Җөри авылындагы балалар йортында рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Әлеге мастер-классны “Татарстан – яңа гасыр” референты Диләрә Хәмитова һәм “Тренд” яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев оештырды.
Диләрә Хәмитова әйтүенчә, ятим балаларны психологик һәм физик яктан тернәкләндерүне төрле яклап алып барырга кирәк, шуңа күрә әлеге мастер-класслар башка өлкәләр буенча киләчәктә дә оештырылачак.
Иҗади чара вакытында күп кенә балаларның рәсем ясауга кызыксынулары уянды. Алар зур тырышлык белән үзләренең дусларын, тәрбиячеләрен һәм әкият геройларын ясады.
“Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте активистларын мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов озатып барды. Ул оештыручыларга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткереп, киләчәктә хезмәттәшлекнең дәвамлы булуыны ышаныч белдерде.




