19 февраль көнне ТР МДН делегациясе Истамбул мөфтие Рахми Яран белән очрашты. Яран Камил хәзрәт белән сөйләшү барышында Татарстанга күптән түгел кылган сәфәре турында җылы искә алды.
“Китаплар нәшер итү, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлегебезне ныгытырга кирәк, чөнки Төркия һәм Татарстан мөселманнарының дустанә мөнәсәбәте бай тарихка ия. Без бер-беребез турында кайгыртып яшәргә тиеш”, - диде мөфти Рахми Яран.
Очрашу барышында ике мөфтият җитәкчесе бүгенге көндә ирешкән уңышлар турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышты.
Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең проектлары турында сөйләде, ТР МДН эшчәнлеген чагылдырган видеопрезентация күрсәтте.
Хөрмәт йөзеннән ике мөфти бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Искә төшерәбез, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов керде. Шулай ук Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев мөфти белән бергә сәфәрдә.
Татарстан мөфтиятенең чит илгә сәфәре үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору һәм Төркиядәге дини эшләр белән танышу максатыннан оештырылды.








