19 февраль көнне Мамадыш мәдрәсәсе вәкилләре Кукмара бистәсенә эшлекле сәфәр кылды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан алар Кукмара мәдрәсәсендә булдылар һәм җитәкчелек белән очрашу үткәрделәр.
Очрашуда 2015 елның сентябрь аеннан мәдрәсәләргә кертеләчәк яңа уку-укыту стандартлары хакында сөйләштеләр.




