19 февральдә Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы үтте. Анда төп мәсьәлә булып 26 мартта шәһәрнең “Ак мәчете”ндә узачак балаларның республика күләм Коръән уку бәйгесенә әзерлек мәсьәләсе торды.
Җыелыш барышында ошбу бәйге шартлары тикшерелде һәм расланды, булачак жюри составлары формалаштырылды, һәр чара буенча җаваплылар билгеләнде.
Бәйгегә быел да күрше-тирә республика, өлкә вәкилләре дә килер дип ният ителә. Алар бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнашачак. Бәйгенең оештыручылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм “Ислам нуры” Дини эшмәкәрлек Үзәге. Быелгы бәйге сан ягыннан караганда 20 нчесе булачак.
Җыелышта шулай ук гыйбадәтләрне һәм дини йолаларны үткәрү буенча Диния нәзарәте эшләгән бердәм стандартларны мәчет картларына җиткерү, бу уңайдан мәчетләрдә дәресләр уздыру бурычы куелды, мәчетләр эшчәнлегенә кагылган башка сораулар да тикшерелде.




