Чаллының “Туфан” мәчетендә җомга намазына килүчеләрне пылау белән сыйлауны оештыралар. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин әйтүенчә, мондый чара, беренче чиратта, мохтаҗлар өчен социаль ярдәм булып тора. Мондый көннәрдә мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле мөселманнар да күбрәк киләләр. Икенчедән, ул мөселманнарны аралаштыра, дуслаштыра.
Чираттагы пылау белән сыйлану мәчеттә 20 февральдә булды. Килүчеләрнең бер өлеше аны ишегалдында, икенчеләре мәчет эчендә авыз итте.





