Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында “Беренче тәрбия дәресләре” циклыннан “Чын ирләр чын аналардан туа” дип исемләнгән икенче очрашу узды. Очрашуга яшь гаиләләр, гаилә корырга ният тоткан кызлар һәм егетләр җыелды.Чараның мөхтәрәм кунагы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләләрне борчыган шактый мәсьәләләр турында сөйләде, яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде. Яңа туган балага исем кушу кебек сөннәт гамәлләрне аңлатты.
Ир бала тәрбиясенең психологик нечкәлекләре, Ислам, шәригатьтән тайпылмыйча, балага дөрес тәрбия бирү серләре турында педагогика фәннәре кандидаты, Россия ислам институты мөгаллимәсе Гөлназ Галәвиева бәян итте.
Ир бала тәрбиясенең педагогик аспектлары Зөбәйдә ханым Низамова тарафыннан ачылды.
Катнашучыларның һәммәсе белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.







