20 февраль көнне ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булды. Бүген ул Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, әлеге идарә тармагы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, төрле конфессия вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Хәзрәт үзенең дәгъватлау эшчәнлегендә бурычлы кешеләрдән алимент түләтү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. 2014 елда гына да бурычлылар саны 40 970кә җиткән. Мөселман руханилары исә бу күрсәткечләрне киметү максатыннан һәр көн халык арасында аларның хокуклары һәм бурычларын аңлату юнәлешендә зур эш алып бара.




