23 февральдә Казанның Гаилә мәчетендә Ватанны саклау көне уңаеннан әтиләр һәм малайларның күңелле старт уеннары үткәрелде. Мәхәллә мөселманнарын җыйган әлеге спорт чарасы мәчеткә якын урнашкан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә оештырылды.
Ярышларда тугызар кешедән торган 3 команда катнашты. Башта балалар футбол, баскетбол уйнадылар, аннары старт уеннарында катнаштылар.
Спорт чарасы Татарстан мөфтие урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның нәсихәтләре һәм истәлек бүләкләре тапшыруы белән тәмамланды.








