Нурлат районының борынгы, тарихи авылы Кизләүдә беренче мәртәбә “Кизләү укулары” оештырылды. “Кизләү укуларын үткәрү безнең бурыч. Чөнки без җирлек халкына, яшьләргә шәригать кушканнарны аңлатырга, татарларның ислам тарихын өйрәтергә тиеш”, - дип сөйләде Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.
Кизләү авылы тарихы 18 йөз башына барып тоташа. Данлыклы Кизләү мәдрәсәсендә үз заманында Утыз Имәни, Нәҗип Думави кебек танылган шәхесләр гыйлем алган.
Бүгенге көндә Кизләүдә ике мәчет бар. Дини, фәнни чара яңа мәчеттә узды һәм анда өлкәннәр дә, яшьләр дә катнашты. Дин әһелләренең тирән эчтәлекле вәгазьләре, җирлек тарихы турындагы чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады.
Мәчет имам-хатыйбы Илшат хәзрәт Динмөхәммәтов фикеренчә, яшьләр авылда бер җәмәгать булып оешып киләләр. “Аларга динебезне, тарихыбызны аңлату өчен шушындый мәҗлесләр бик тә кирәк”, - диде ул.
"Кизләү укулары"н алга таба республика күләмендә оештырырга ниятлиләр.
Кизләү мәдрәсәсе һәм аның мөгаллимнәре тарихыннан




