26 февральдә ТР МДН, КФУ һәм “Шамил” мәдрәсәсе “Мәчетләр каршында оештырылган курсларда гакыйдә дәресен укыту проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” уздыра.
Фикер алышуда уку-укыту программаларына, дәреслекләргә, укыту алымнарына, күрсәтмә материаллар куллануга кагылышлы сораулар күтәрелер дип көтелә.
Чара сәгать 9.00дә башлана.
Үткәрү урыны: Казан, Фатих Әмирхан проспекты, 3к2 (“Шамил” мәдрәсәсе).
Гакыйдә – иманны өйрәнүче фән. Октябрь инкыйлабына кадәр басылган күп кенә татар китапларында иманның алты баганасы искә алына: “Мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның илчеләренә, Кыямәт көненә, яхшының да, яманның да Бөек Аллаһ тарафыннан бирелүенә, үлгәннән соң тереләчәгебезгә ышанам”. Гакыйдә менә шуларны өйрәнү белән шөгыльләнә. Гакыйдә, фикһ фәне кебек үк, шәригатьнең төп һәм иң мөһим фәннәреннән берсе санала.




