Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре Гомәр Усмановның җеназасында катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Талантлы җитәкче Гомәр Усманов белән бәхилләшү матәм чарасына “Казан” милли-мәдәни үзәгенә йөздән артык кеше җыелды: туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, танышлары һ.б.
Чарада шулай ук Татарстан җитәкчелеге, дистәләгән оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, фән хезмәткәрләре һәм Татарстан язучылары да килгән иде.
Казанның Иске Татар бистәсе зиратында мөфти Камил хәзрәт мәрхүмгә җеназа намазы укыды. Гомәр Усмановны соңгы юлга озатырга килүчеләр Аллаһтан аның гөнаһларын кичерүен һәм урынын оҗмаһта насыйп итүен сорап бергәләп дога кылдылар.










