Иртәгә, 14 майда, Россия ислам институтында студентларның «Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештыра.
Сөйләшүне түбәндәге юнәлешләрдә алып бару көтелә:
1.Россиядә радикальләшүгә каршы ысул буларак сыйфатлы теологик белем бирү.
2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.
3. Совет чорыннан соң дин үсеше.
4. Дингә таянган икътисад һәм бизнес.
Ул өч өлештән торачак:
20 апрельгә кадәр чыгышлар темасы кабул ителә;
12 майга кадәр чыгышлар электрон вариантта кабул ителә (язмалар күләме 12 биткә кадәр);
14 майда –конференция.
Фәнни чарадан соң чыгышлар җыентыгын бастыру күздә тотыла.
Докладлар темасын һәм электрон нөсхәдәге текстларны zakrafis@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.




